Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында "Фотомагия" социаль проекты тормышка ашырыла. Ул "Иҗтимагый инициатива – 2015" республика конкурсында җиңеп чыккан иде.
Проект авторы Мария Александрова фикере бунча катнашучылар фотога төшерүче, фотомодель ролендә үзләрен тоеп карап, актерлык осталыгы ала.
Хәзерге вакытта максатчан төркем мөмкинлекләре чикләнгән 11 баланы үз эченә сыйдырган. Дәресләр атнага 2 тапкыр үткәрелә.