Шушы көннәрдә Биектау районының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Рассвет" клубы әгъзалары очрашты.
Учреждение белгечләре начар күрүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дәрес уздырды.
Очрашу барышында әти-әниләр кинотерапияда катнашты, ә балалар өчен ком терапиясы һәм әкият терапиясы оештырылды.