Бөгелмәнең “Возрождение” үзәгендә хокук дәресе үтте

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар һәм балалар өчен хокук дәресе узды.

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесе Наил Гасанов катнашучыларны Бала хокуклары буенча конвенция белән таныштырды, аның барлыкка килү тарихын сөйләде.

Шулай ук аңлаешлы мисалларда баланың сәламәтлеген саклау, ял итү, мәдәни һәм иҗади тормышка хокукларын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International