"Сәламәтлек" клубы катнашучылары Мамадышның “Кайгырту” үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен дәрес үткәрде.
Чара башында Валентина Брызгалова клуб дәресләренең режимы турында сөйләде. Аннан өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар төрле физик күнегүләр ясады.
Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар гражданнарны сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өнди.