Бүген Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен “Әйдәгез балаларны әти-әниләрен хөрмәт итергә өйрәтик” дип исемләнгән күмәк дәрес үткәрде.
Яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары бу чарада актив катнашты. Алар гаилә тәрбиясе турында үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашты.
“Хәрбер кешенең һәм аның якыннарының сөенечкә, бәхеткә һәм үз мәнфәгатьләренә хокукы бар икәнен бала кечкенә яшьтән үк аңларга өйрәнергә тиеш”, дип сөйләде белгечләр.