2013-2017 елларга балалар файдасына Республика стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мандала бәйләү буенча дәрес үтте.
Дәрестә карамактагы балигъ булмаган балалар катнашты.
"Тылсымлы мандала" дәресе барышында хезмәткәрләр мандалларның барлыка килү тарихы, мәгънәсе хакында сөйләде, аларны эшләү серләренә төшендерде.