Бүген Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Россиягә ышанып” дип исемләнгән танып белү дәресе үтте.
Чара барышында Россия һәм Татарстанның дәүләт символикасы турында мәгълүмат, республиканың барлыкка килү тарихы яңгырады.
Моннан тыш, интернат-йортта яшәүче инвалидлар Татарстан территориясендә яшәүче милләтләр бердәмлеге хакында доклад белән чыгыш ясады.