Кичә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Безнең кадерле ветеран” проектын гамәлгә ашыру буенча күчмә утырыш узды
Утырышта ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары Сергей Осипов, Алабуга районы җитәкчесе Геннадий Емельянов катнашты.
Кунаклар ветераннар бүлмәләрен, физик культура белән дәвалау залын, массаж бүлмәсен, ашханәләрне карады. Шулай ук биредә яшәүчеләр белән аралашты.