“Безнең кадерле ветеран” проектын гамәлгә ашыру буенча киңәйтелгән утырыш

2016 елның 25 марты, җомга

Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Безнең кадерле ветеран” проектын гамәлгә ашыру буенча киңәйтелгән утырыш узды.

Утырышта ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, ТР ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.

Кунаклар ветераннар бүлмәләрен, физик культура белән дәвалау залын, массаж бүлмәсен, ашханәләрне карады. Шулай ук биредә яшәүчеләр белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International