Язгы каникуллар чорында Бөгелмәнең "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагылар өчен "Без аралаша беләбез" тренингы узды.
Чараның максаты - балаларны аралашу, килешү күнекмәләренә өйрәтү.
Чара барышында укучылар бүлек психологы Наталья Минязева белән берлектә үз-үзеңне тоту һәм аңлашу сәләтен арттыруга юнәлтелгән күнегүләрдә һәм уеннарда катнашты.