Бүген "Мобиль бригада" Балтач районы Дурга авылында булып кайтты. Шулай итеп, авыл клубында гражданнарны кабул итү оештырылды.
Авыл халкы белән очрашуга яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, УПФР белгече Фирдания Хәкимова, Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече Гөлназ Сафина, ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин чакырылган иде.
Белгечләр гражданнарны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде.