Зәйдә Министрлыкка караган учреждениеләрнең отчет җыелышы узды

2016 елның 25 марты, җомга

Кичә Зәйдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында булган учреждениеләрнең отчет җыелышы булып узды.

Чарада социаль яклау бүлеге, "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашты.

Шулай ук иҗтимагый оешмалар, мәгариф бүлеге һәм яшьләр эшләре буенча Идарә вәкилләре чакырылган иде.

Кунаклар һәм хезмәткәрләр алдында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина, "Шатлык" үзәге директоры Лидия Ларионова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Фаршатова чыгыш ясады. Алар катнашучыларны 2015 ел нәтиҗәләре белән таныштырды, 2016 елга үсеш юнәлешләрен яңгыратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International