Кичә Чаллыда гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада 17 предприятие һәм оешма катнашты. Алар табиб бүлеге мөдире, инженер, тәрҗемәче, бухгалтер, баш технолог, икътисадчы, киңәшче, автоматчы, МСР слесаре, ЧПУ операторы, кран машинисты, тимерче-штамповщик, токарь, электрогазосварщик, лаборант кебек вакансияләр тәкъдим итте.
Моннан тыш килүчеләр игътибарына 2500 дән артык вакантлы урын тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 280 кеше катнашты, шуларның 20се алга таба эшкә урнашу өчен чакыру алды.