Бүген "Безнең кадерле ветеран" партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш сәфәре белән булып кайтты.
Әлеге учреждениедә проект үз эченә 11 Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәнен алган. Хәзерге вакытта алар барысы да ремонтланган һәм төзекләндерелгән бүлмәләрендә гомер итә.
Исегезгә төшерәбез, "Безнең кадерле ветеран" проекты стационарларда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү һәм дәвалану шартларын яхшырту максаты белән 2014 елның апрелендә гамәлгә ашырыла башлады.