Республикада "Безнең кадерле ветеран" проекты дәвам итә

2016 елның 25 марты, җомга

Бүген "Безнең кадерле ветеран" партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш сәфәре белән  Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.

Билгеләп үтик, бүгенге көндә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 65 кеше яши, шуларның 9ы  Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре.

Исегезгә төшерәбез, "Безнең кадерле ветеран" проекты стационарларда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү һәм дәвалану шартларын яхшырту максаты белән 2014 елның апрелендә гамәлгә ашырыла башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International