115 кеше Лениногорск шәһәренең вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Бүген Лениногорскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Чарада түбәндәге предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте белгечләре катнашты: ДАССО "Лениногорск район хастаханәсе", ҖЧҖ "Лениногорск Агрофирмасы", ҖЧҖ "Водоканал", ҖЧҖ "Шифа-8", ҖЧҖ "Сервис үзәге-3",  ҖЧҖ "Төзекләндерү һәм яшелләндерү", ААҖ "Наско", МБОУ СОШ №4, ҖЧҖ "Лениногорск җылылык челтәрләре һ.б.

Биредә 53 вакансия тәкъдим ителде. Алар арасында: инженер, гомуми практика табибы, автомобиль йөртүче, слесарь, кече тәрбияче, иминиятләштерү агенты, педагог-психолог, менеджер, урам себерүче, санитарка.

Ярминкәдә барлыгы 115 кеше катнашты, шуларның 6 сы эшкә урнашу өчен юлламалар алды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International