Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Елена Нуруллина патриотик тәрбия бирү буенча эшчәнлек кысаларында хәрби тарих көненә багышланган дәрес үткәрде. Чарада төрле категория гаиләләрдән 28 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес Беренче бөтендөнья сугышы хакында сөйләүдән башланды. Монда белгеч балаларны тарихи вакыйгалар белән җентекләп таныштырды. Дәрестә үтелгәннәрне ныгыту өчен укучыларга презентация тәкъдим ителде.