Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгечләр тарафыннан Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар үткәрелде.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Мария Александрова тренинг элементлары белән "Ике "О" турында алгоритм" дип исемләнгән дәрес үткәрде. Максаты - балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү, начар гадәтләрдән арындыру.
Шулай ук наркомания таралуга каршы эшчәнлек кысаларында социаль педагог Наталия Дьячкова "Язмыш хуҗалары" викторинасы үткәрде. Әлеге викторина "Кем миллионер булырга тели?" телевизион тапшыруына охшатып эшлләнгән иде.
Үзәк белгечләре билгеләвенчә, мондый дәресләр иҗади аңлаеш аша яшүсмерләрдә наркотикларга каршы мөнәсәбәт тәрбияли. Моны дәрес ахырында эшләгән эмблемалар да дәлилләде.