Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Татьяна Чернова һәм Альберт Галиев берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан концерт программасы әзерләде.
Укучылар, үзләре теләк белдереп, иҗади һәм актерлык сәләтен күрсәтте. Алар җырлар җырлады, биеде, кызыклар күрсәтте.
Шулай ук биредә приют директоры Павел Миронов котлау сүзләре җиткерде.