Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 29 нчы мәктәп волонтерлары белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап бәйрәм чарасы уздырды.
Чараның төп бурычы – малайларда кызларга карата ихтирам хисе тәрбияләү.
Бәйрәм котлау сүзләреннән башланды, аннары волонтерлар мастер-класслар үткәрде.