Шушы көннәрдә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үтте. Биредә карамактагы I коррекция төркем балалары әти-әниләре белән берлектә катнашты.
Үзәк белгечләре билгеләвенчә, мондый дәресләр вак моторика үсешенә ярдәм итә.