Коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре игътибарына

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 16 сыннан алып 29 нчы мартына кадәр  ҖАҖ "Росбанк" һәм "Бердәм юл" Хәйрия фонды коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләрен "Без бергә күбрәк булдырабыз" дип исемләнгән грантлар конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс төрле яшьтәге инвалидларга системалы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Өстенлекле бурычлар арасында социаль тернәкләндерүдә  инновацион метод һәм алымнарны үстерү, мөмкинлекләре чикле кешеләргә өстәмә белем бирү һәм башкалар. 

Тулырак мәгълүмат ҖАҖ Росбанк сайтында урнаштырылган http://www.rosbank.ru/ru/about/corporate/vmeste.php.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International