Шушы көннәрдә Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды.
Приют карамагындагы балалар бәйрәмгә алдан әзерләнгән иде. Алар әниләрне котлау өчен үз куллары белән открыткалар ясады, шигырьләр һәм җырлар өйрәнде.
Чара ахырында балалар приют хезмәткәрләренә үз куллары белән ясаган чәчәкләрне тапшырды.