Кичә Казанның Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Бу чарада түбәндәге предприятиеләр катнашты: ҖЧҖ "Казанский ДСК", ААҖ "Казан төзелеш материаллары комбинаты", ҖАҖ "Таттелеком" һәм ИП Федорец.
Биредә катнашучыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: тутыручы, йөртүче, төяүче, монтажчы, токарь, машинист һәм башкалар.
Ярминкәдә барлыгы 258 кеше катнашты, шуларның 13е алага таба эшкә урнашу өчен чакыру алды.