Кышны озату һәм язны каршы алу бәйрәме бүген Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үтте.
Биредә карамактагы балалар спорт-күңел ачу чарасында катнашты. Шулай ук халык фольклоры, сынамышлар белән танышты.
Чара ахырында барлык катнашучылар һәм бәйрәм кунакларын коймак белән сыйладылар.