Бүген Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Киң Масленица" узды.
Карамактагы балалар әти-әниләре белән бергә күңелле уеннарда катнашты, милли гореф-гадәтләр һәм традицияләр белән танышты.
Чара ахырында катнашучылар тәмле тәбикмәкләр белән сыйланды.