Вахитов районында яшәүче эшсезләргә 190 вакансия тәкъдим иттеләр

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды

Әлеге кече ярминкәдә барлыгы 305 кеше катнашты, шуларның 17се эшкә урнашу өчен юлламалар алды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шулай ук 324 кешегә эшкә урнашу, 11 кешегә – һөнәри укыту, 7 кешегә – халыкны эш белән тәэмин итү, 1 кешегә – хезмәт һәм социаль гарантия мәсьәләләре буенча консультация үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International