Бүген Тукай районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Эльмира Закирова "Салават күпере" дип исемләнгән арт-терапия дәресе үткәрде.
Әлеге чара Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган иде. Биредә төрле категория гаиләләрдән 12 бала катнашты.
Дәрес барышында балалар язучының кайбер әсәрләрен искә төшерделәр, анна соң иҗади процесска чумды. Биредә алар "Су анасы" һәм "Шүрәле" әкиятләрен рәсем итеп төшерде.