Балтачның "Наз" үзәгендә социаль-юридик ярдәм күрсәттеләр

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә карамактагыларга хокукый-социаль ярдәм күрсәтү максатыннан юрист белән очрашу узды.

Биредә юрист Ранил Гильванов тернәкләнүчеләрне борчыган сорауларга, торак-коммуналь проблемаларга кагылышлы мәсәләләргә ачыклык кертте.

Белгечләр билгеләвенчә, түгәрәк өстәл артында тернәкләнүчеләр төрле проблемаларны хәл итү юлларын, үз мөмкинлекләрен аңлап кала алды. Әлеге уздырылган чаралар инвалидларның килеп туган проблемаларын чишәргә ярдәм итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International