16 нчы марттан алып 22 сенә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә. Биредә 110 кеше эшсез дип танылды.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә: азлап һәм күпләп сату өлкәсендә – 109, төзелеш өлкәсендә – 44, транспорт һәм элемтә – 31, коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 26, финанс эшчәнлек – 43, мәгариф – 38, күчемсез милек белән операцияләр – 30, сәламәтлек саклау – 21, хәрби иминлекне тәэмин итү һәм дәүләт идарәсе – 29, авыл хуҗалыгы – 20, файдалы казылмалар чыгару – 11, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 9, газ, су, электр энергиясе җитештерү һәм бүлү – 3 кеше.