Бөгелмәнең “Радуга” үзәге карамагындагы балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Бүген Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һөнәри-педагогика көллиятенең 2 нче курс студентлары белән берлектә "Масленица" бәйрәме оештырды. Биредә үзәк карамагында булган гаиләләрдән балалар катнашты.

Чараның программасы халык уеннарын, җыр һәм биюләрне үз эченә алган иде. Традицион күңел ачулар карачкы яндыру һәм тәмле тәбикмәкләр белән сыйланудан соң тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International