Шушы көннәрдә Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 60 социаль хезмәткәр “Беренче медицина ярдәме күрсәтү” программасы буенча дәресләр укыды.
Биредә уңайлы формада квалификацияле укытучылар беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча теоретик яктан сорауларны яктыртты, моңа өстәп гамәли күнегүләр дә өйрәтте.
Курслар азагында социаль хезмәткәрләр сертификатлар алды.