2006нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.
Әлеге чаралар аеруча мохтаҗ гражданнарның социаль яклау өлкәсендәге мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә, гамәлдә оешмалар тарафыннан үтәлмәгән аерым фактлар теркәлә.
Әйтик, 2015 елның март аенда Яшел Үзән район суды административ хокук бозулар өчен ҖЧҖ "Эвант Строй" җәмгыятенә җәза рәвешендә өч мең сум күләмендә административ штраф билгеләде. Әлеге оешма мәшгульлек үзәгенә мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә алу өлешендә мәгълүмат җиткермәгән.
Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык инвалидлар өчен эш урыннары булдыруга кагылышлы мәгълүматны вакытында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә җиткерергә кирәклеге хакында искәртә.