Совет районында яшәүчеләр вакансияләр ярминкәсенә чакырыла

2016 елның 22 марты, сишәмбе

23 март көнне Казанның Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Бу чарада түбәндәге предприятиеләр катнашыр дип көтелә: ҖЧҖ "Казанский ДСК", ААҖ "Казан төзелеш материаллары комбинаты", ҖАҖ "Таттелеком" һәм ИП Федорец.

Биредә катнашучыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: тутыручы, йөртүче, төяүче, монтажчы, токарь, машинист һәм башкалар.

Ярминкә Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13а йорт адресы буенча уза.

Башлана: 9.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International