Бүген Азнакайның "Омет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Юлдаш" коллективы кунакларын кабул иттеләр.
Белгечләр билгеләвенчә, мондый очрашулар үткәрү традициягә әйләнде. Әлеге коллективның концерт программасы белән килүе беренче генә тапкыр түгел.
Чара ахырында тернәкләнү үтүчеләр “Юлдаш” коллективына иҗади уңышлар теләде һәм келәсе очрашуларга өмет баглады.