Шушы көннәрдә Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында Бөгелмәнең "Салават күпере" гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә балигъ буламаганнар белән түгәрәк өстәл узды.
Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше, үсү, үз гамәлләрең өчен мөстәкыйль һәм җаваплы булу хакында сөйләште. Шулай ук интерактив уеннар ярдәмендә үзләренең эшчәнлегенә бәя бирергә өйрәнде.
Белгечләре билгеләвенчә, зарарлы гадәтләр турында сөйләшеп катнашучылар фикерләрен җиткерде һәм әлеге проблемаларны чишү юлларын әйтте.