Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге опека һәм попечительлек секторы белгечләре белән берлектә Князев мәктәбендә наркомания, алкогольле эчемлекләр куллануны кисәтүгә багышланган чара үткәрде.
Чарада 14 яшьтән 16 яшькәчә балигъ булмаган 50дән артык бала катнашты.
Әлеге чара "Бригантина" Агитбригада чыгышлары белән башланып китте, аннан соң балаларга тәмәке тарту, эчкечелек һәм наркоманияга каршы профилактика чаралары кысаларында видеоязмалар күрсәтелде.