Бүген Бөгелмәнең "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы әхлак дәресе үтте. Биредә балалар дуслык темасына фикер алышты.
Чара башында тәрбияләнүчеләр дуслык мәгънәсе турында лекция тыңлады, соңыннан әңгәмәдә катнашты.
Шушы көнне кич белән приют карамагындагы балалар мәдәният сараенда Удмурт Дәүләт җыр, музыка һәм бию "Танок" ансамбленең чыгышларын карап кайтты.