Бүген Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "М. И. Г." отряды волонтерлары белән берлектә наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Әлеге акциянең максаты яшьләр арасында наркоманияне булдырмау, яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен алып баруны формалаштыруга юнәлтелгән. Акция барышында оештыручылар буклетлар таратты, социаль хезмәтләр алу юллары белән таныштырды.
Волонтерлар халыкка зарарлы гадәтләрнең тискәре якларын искәртте, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде.