Бүген Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Эш бирүчеләр клубы"ның чираттагы утырышы узды. Анда шәһәрнең 15 оешма вәкилләре катнашты. Утырышны үзәк директоры Татьяна Быданова ачып җибәрде. Ул эшсезлек, «соры» эш базары һәм үзәкнең агымдагы елда эшчәнлеге турында сөйләде.
Икенче мәсьәлә булып эш базарының торышы каралды. Бүлек башлыгы Галина Шабалина үзәк тәкъдим иткән программалар һәм аларның үтәлүе турында сөйләде.
Аннары директор урынбасары Эльмира Хузиева клуб эшчәнлегендә катнашучылар белән «Россиядә эш» порталы буенча тренинг үткәрде, бу үз чиратында эш бирүчеләр һэм эш эзләүчеләр федераль ресурстан дөрес итеп файдалануны аныклады.
Биредә барлык катнашучыларны мәшгульлек программаларында актив катнашырга чакырдылар.