Шушы көннәрдә Балтач районында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Дишат Шафигуллинага 95 яшь тулды.
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.