Шушы көннәрдә Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булачак әниләр белән чираттагы дәрес үтте. Исегезгә төшерәбез, әлеге дәресләр яңа туган балалардан баш тартуны кисәтүгә юнәлтелгән.
Үзәк психологы әни буларак яраклашу, баланың ихтыяҗларын аңлау, мөнәсәбәтләрне җайга салу, сәламәтлекә игътибарлы булу кебек мәсьәләләр буенча сөйләшүләр уздырды.
Дәрес барышында булачак әниләр йөклелек чорында физиологик һәм психологик үзенчәлекләрне чагылдырган барлык кирәкле мәгълүматны туплады.