Бөгелмәнең аграр көллияте базасында һөнәри юнәлеш бирүче "Карьера навигаторы" марафоны дәвам итә.
Билгеләп үтик, әлеге марафонның максаты - Бөгелмә районының 7-9 сыйныф укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирүче эшчәнлекне җайга салу.
Марафон кысаларында катнашучылар көллиятнең музее, уку юнәлешләре, остаханәләр белән танышты. Биредә укытучылар тәҗрибәләре белән уртаклашты, презентацияләр күрсәтте.
Әлеге марафонда барлыгы 1500 кеше катнашты.