Лениногорск районында яңа проект гамәлгә ашырыла

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы Тамара Тимофеева тарафыннан менә инде икенче ел рәттән "Ачык йөрәк" проекты гамәлгә ашырыла. 

Ул мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр тарафыннан хезмәтләр алуны уңайлы итүгә юнәлтелгән. Биредә индивидуаль һәм төркем формасында төрле терапиялар кулланылып психологик әңгәмәләр үткәрелә. 

Агымдагы ел башыннан мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре белән инде өч очрашу узды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International