Бөгелмәдә яңа марафон старт алды

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Бүген Бөгелмәнең аграр көллияте базасында һөнәри юнәлеш бирүче "Карьера навигаторы" марафоны старт алды. 

Билгеләп үтик, әлеге марафонның максаты - Бөгелмә районының 7-9 сыйныф укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирүче эшчәнлекне җайга салу.

Марафон кысаларында катнашучылар көллиятнең музее, уку юнәлешләре, остаханәләр белән танышты. Биредә укытучылар тәҗрибәләре белән уртаклашты, презентацияләр күрсәтте. 

Ике көн барышында әлеге чарада барлыгы 1000 кеше катнашты.

Марафон үз эшчәнлеген 19 март көнне тәмамлый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International