Уку һәм эш урыннары ярминкәсе Буада узачак

2016 елның 18 марты, җомга

23 март көнне Буаның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Карьера - 2016" эш һәм уку урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада түбәндәге предприятиеләр катнашыр дип көтелә: ГАУК "Буа дәүләт драмма театры филиалы", ҖЧҖ "Русский стандарт Водка", "Буа спиртозавод", ЯАҖ "Буа МСО", ҖЧҖ "Буа икмәк заводы", ЯАҖ "Вираж", ҖЧҖ "ПМК №5" һәм башкалар.

Биредә драма артисты, рәссам-дизайнер, әйдәп баручы инженер-технолог, химик, электромонтер, агроном, тракторчы, машина йөртүче, пешекче, баш инженер, төзүчеләргә ихтыяҗ зур. 

Гомум белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар биредә шулай ук хезмәт базары торышы, уку йортлары хакында тулы мәгълүмат беләчәк, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узачак.

Чара Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 159 йорт адресы буенча уза. 

Башлана 9.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International