Зәйдә эш бирүчеләр семинары узды

2016 елның 18 марты, җомга

Кичә Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәр һәм район предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә оештырды. 

Чарада шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов, Зәй шәһәре прокуроры Юрий Муханов һәм дәүләт салым инспекторы Людмила Зуйкова катнашты. 

Биредә шулай ук актив хезмәттәшлек өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  рәхмәт хаты белән түбәндәге оешмалар бүләкләнде: ҖЧҖ "мефро уилз Руссиа завод Заинск", ААҖ "Зәй шикәре", ҖЧҖ "ТатЭК",  "Зәй район үзәк хастаханәсе", ОСП Зәй почтамт, ИП Таҗиев, ИП Шалафаев, ҖЧҖ "Орикс".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International