Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Диләрә Зарипова "Киләчәккә тәрәз" дип исемләнгән тренинг уздырды. Биредә закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр катнашты.
Дәрес барышында психолог проблемаларны анализлау, башка кешеләргә карата уңай фикер тәрбияләү максаты белән күнегүләр уздырды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чара үз-үзеңне кабул итәргә, тормышта үз урыныңы табарга ярдәм итә.