Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагы хатын-кызлар белән очрашу узды

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Аеклык ноктасы"/"Точка трезвости" проекты кысаларында очрашу оештырылды. 

Әлеге чара карамактагы хатын-кызларда психологик  көчәнешне киметү максатыннан үткәрелде. Бу юлы биредә йога дәресе үтте. 

Биредә инструктор йога дәресенең теоретик аспектлары белән таныштырды, аннары берничә гәүдә торышы күрсәтте. 

Белгечләре билгеләвенчә, барлык катнашучылар дәрестән энергия алып, дәртләнеп таралышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International