Кичә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәт хакын түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча Координация советы утырышы узды.
Киңәшмәдә тармак министрлыклары җитәкчеләре, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре, шулай ук хезмәт хакы түләү буенча бурычлары булган республика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында бурычлар кайтару буенча сроклар куелды, оешмалар контрольгә алынды.